Милли бәйрәмебез Сабантуйлар Түбән Суык-Су авыл җирлегенә караган һәр дүрт авылда да гөрләп үтте.
Сабантуйларны авыл җирлеге башлыгы Сайфетдинов Наис Миргасимович ачып, бар халыкны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм күрке булган кыр батырларын, хезмәт алдынгыларын котлау, җир-биюләр белән урелеп барды.
Һәр авылның иң өлкән кешесе һәм иң кечкенә кешесен, иң чиста-төзек хуҗалыкларны бүләкләделәр. Сабантуйда елдагыча төрле уеннар үткәрелде: көрәш, аркан тартышу, капчык сугышы, гер күтәрү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыктагы йомырка белән узышу, көянтә белән сулы чиләкләр ярышы һәм башка кызыклы уеннар. Җиңүчеләр бүләкләр алды. Бүтән еллардан аермалы буларак көрәштә җиңгән батырларны ветеран көрәшчеләр дә котлады.
Халкыбыз Сабантуйлардан кәнагат булып, алдагы көннәргә рухи көч алып таралыштылар