Музыка тавышлары астында сәхнәгә VIII сыйныф укучылары – Айнур Галиев, Дарья Новикова, Амирджан Тимерханов һәм Данил Ветошкин күтәрелеп, кызыклы тематик викторинада катнаштылар, күптөрле сорауларга җаваплар эзләделәр. Соңыннан исә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына Любовь Колчерина белән Тамара Белова паспортлар тапшырдылар. Яшьләр исә, үз чиратында, укуда да, эштә дә сынатмаска ант бирделәр.
Россия һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, котлау сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова чыгыш ясады. Яшь гражданнарның һәрберсе өчен ул кирәкле сүзләр табып, сәламәтлек, укуларында зур уңышлар теләде. Кичәдә паспорт алучы яшьләрне ата-аналар исеменнән шундый тантаналы вакыйга белән Данил Ветошкинның әнисе Маргарита Елкина да котлады. Бәйрәмгә җыелганнарны үзләренең иң матур җырлары белән Рәзинә һәм Әхәт Аитовлар сөендерделәр.
Кичә тәмамланганнан соң Любовь Николаевна һәм Тамара Ивановна белән бергә әлеге тантанага килми калган Руслан Гайнетдиновның өенә барып паспорт тапшырдык.
Тамара Тузеева, Кнәз авылының мәдәният йорты директоры