" Голубой вагон» (пос. Круглое Поле )балалар бакчасы 1 млн. сум күләмендә грант отты

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
18 июньдә Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, Татарстан Республикасында узган Мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясау һәм “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. 
2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү буенча “Киләчәк”-“Будущее” Стратегиясе кысаларында, инде менә ике ел рәттән ике дәүләт теле-рус һәм татар телләрендә укыту буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә 1 миллион сум күләмендә Грант бүлеп бирелә. 
 Бәйгенең республика этабында муниципаль этапта җиңеп чыккан 109 мәктәпкәчә учрежденияләр арасында катнашкан "Голубой вагон» (пос. Круглое Поле )балалар бакчасы лаеклы рәвештә     “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсында җиңүгә ирешеп 1 млн. сум күләмендә грант алды. Бу җиңүдә бакчаның  татар теле укытучысы  Гөлсинә Нургаяз кызы Фассахова, мөдир Венеры Исак кызы Сафина һәм әлбәттә коллективның элеше зур,  аларны җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International