Яна Бүләк авыл китапханәседә

2014 елның 20 июне, җомга

18 нче июнь көнне  Яна Бүләк авыл китапханәседә  мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән “Әбиләр һәм бәбиләр”дип аталган конкурс узды. Кичә барышында балалар белән әбиләр турында әңгәмә булды, укучылар аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Балалар ике командага бүленеп, алар арасында  “Бәби төрү”, “Бәбине йоклату”, “Прическа ясау” ,“Баланы уйнату” һәм башка шундый конкурслар уздырылды. Соңыннан конкурска нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүче итеп “Малышки” командасы билгеләнде.  Балаларның барысына  да призлар тапшырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International