Бибихәдичә Миңнемөхәммәт кызына 100 яшь тулды

2014 елның 20 июне, җомга
Мусабай Завод авылында гомер кичерүче ,тыл ветераны,9 бала тәрбияләп үстергән,сабыр,тормыш  сөючән Бибихәдичә Миңнемөхәммәт кызы Салиховага 20 июнь көнне 100 яшь тула.  Аны котларга   район Советы аппарат җитәкчесе Нәүрозова Әсхада Зиатдин кызы, район  ветераннар(инвалидлар) оешмасы рәисе Гиниятуллина Гөлфидә Рәүф кызы, авыл җирлеге башлыгы Миннехузин Илдус Котдус улы  һәм 74 туган тумачасы( балалары,оныклары.оныкчыклары) килгән иде. Аңа   Россия Президентының котлау открыткасын,   Рәхмәт хаты  һәм истәлекле  бүләк   тапшырылды, изге котлау сүзләре җиткерелде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International