Тлянче- Тамак мәктәбе укытучылар коллективы, Арча районы Яңа Кырлай авылында булып кайтты

2014 елның 20 июне, җомга

  16 июнь көнне  без, укытучылар коллективы, Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан бөек шагыйребез Габдулла Тукай музеенда экскурсиядә булып кайттык. Әлеге музейда 3 залда  искиткеч бай экспонатлар урнашкан. Күренекле сынчы Бакый Урманче  куллары белән иҗат ителгән Шүрәле, Албастылар, бинаның икенче катына алып менүче әйләнмәле баскыч, Тукай шигырьләре геройларына: Кәҗә белән Сарык, Бала белән Күбәләк, Былтыр белән Шүрәлегә  ясалган сыннар әллә кайдан ук үзләренә җәлеп итеп тора. Экскурсовод Чулпан Тукай тормышыннан безгә мәгълум булмаган күп кенә истәлекләр турында сөйләде, авыл уртасында урнашкан Сәгъди бабай йортына алып барды. Арчаның  педагогик көллиятендә урнашкан Әлифба музее да бик ошады. Без әлеге сәяхәтебездән эшкә яңа дәрт, илһам алып кайттык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International