Иң югары 95 балл нәтиҗәне Кече Шилнә укучылары – Мәдинә Шәйкарамова белән Альбина Рулева күрсәткән

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
  Бердәм дәүләт имтиханнарын район укучылары быел уңышлы гына тапшырды,оештыручылар тарафыннан имтихан таләпләрен бозуның бер генә очрагы да күзтелмәгән.
 Нәтиҗәләргә килгәндә, рус теле буенча иң югары урта баллны Мусабай-Завод, Иштирәк, Кече Шилнә, Кнәз, Новотроицкое, Яңа поселогы мәктәпләре алган. Әлеге фәннән район буенча иң югары 95 балл нәтиҗәне Кече Шилнә укучылары – Мәдинә Шәйкарамова белән Альбина Рулева күрсәткән. Иң төгәл фән – математикадан иң зур урта балл Мусабай-Завод, Кнәз һәм Биклән җирлеге мәктәпләрендә. Район буенча иң югары баллны (88 балл) Кнәз урта мәктәбе укучысы Диана Хәбибуллина алган. Моннан кала, укучылар, физика, әдәбият, география фәннәреннән дә сынау тотып, үзләрен яхшы яктан күрсәтә алганнар. Аларның һәммәсен дә чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырулары белән котлыйбыз һәм чыгарылыш кичәләренең хәтергә уелып калырлык күңелле узуын телибез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International