Суык-су авылында сугыш афәте кабатланмасын дигән теләк белән шәмнәр кабыздылар.

2014 елның 24 июне, сишәмбе

21 июнь көнне иртә белән Түбән Суык-Су урта мәктәбендә оешкан “Сәләт” лагерь балалары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәле янын җиештырып, чәчәкләргә су сибеп, хәтер көнен үткәрергә әзерләнделәр. Кич белән авыл җирлегенең йортларында илебез күге аяз булсын, сугыш афәте кабатланмасын дигән теләк белән шәмнәр кабыздылар. 

22 июнь көнне һәйкәлгә чәчәкләр салып, сугышта һәләк булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International