Сәет авылында – «Хәтер шәме»

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
 
Хәтер көне уңаеннан «Бердәм Россия» партиясе уздырган «Хәтер шәме» акциясенә Сәет авылы халкы да бик теләп кушылды. 21 июнь кичендә авыл йортларында электр уты сүндерелеп, тәрәзә төпләренә янып торучы шәмнәр куелды. Шәм ялкыны сугышта һәлак булган әби-бабайларыбыз рухына бер хәтер булып, бүгенге тынычлыкның нинди авырлыклар аркылы яуланганын искә төшерде. Бөек Ватан сугышында гомерләрен салган авылдашларыбыз һәм ватандашларыбызга бүгенге буынның рәхмәте зур. Кайтмый калган батырларның, җиңү яулап кайтып, җирдә матур эз калдырып киткән фронтовикларның якты рухы күңелләребездә мәңге яшәячәк, 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International