Авыллары яшьләренең беренче форумына район башлыгы Васил Хаҗиев та килгән иде.

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
  20-21 июньдә Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә – Яңа поселогының урман аланында район авыллары яшьләренең беренче форумы үтте. Яшьләр форумына район башлыгы Васил Хаҗиев та килгән иде.
Ачылу тантанасында муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев яшьләрнең менә шулай оешуына фатихасын биреп, болай диде:
– Яшьләр – безнең киләчәгебез. Илнең киләчәге, язмышы – сезнең кулларда. Барысы да сезнең тырышлыктан, туган илне ихлас ярата белүегездән, алга максатлар куеп, шуңа омтыла белүдән тора дисәм дә, арттырып әйтү булмас. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз. 
 
Аннары ул яшьләр белән әдәплелек, мәдәният, белемгә омтылу зарурлыгы, авылларның киләчәге турында фаразлады, аның бүгенге хәлен тасвирлады. Район башлыгының сүзләрендә тирән ихласлылык, авылларның бүгенгесе турында борчылу бар иде. Аннары район башлыгы түгәрәк өстәл янында әңгәмә алып барды, яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. «Бары тик бергә эшләгәндә, уртак максатлар булганда гына нәтиҗәгә ирешеп була», – диде ул. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International