25нче июнь көнне Яңа Бүләк авылы китапханәсендә мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән «Әкиятләр иленә сәяхәт»дип аталган кичә узды. Балалар төрле халык һәм язучылар әкиятләре китаплары белән таныштылар. Китапханәче татар халык әкиятләрен укыды һәм балалар эчтәлеге буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Шулай ук «Без кайсы әкияттән» дигән уен уйналды, укучылар үзләре белгән әкиятләрне сөйләп, фикер алыштык. Соңыннан балалар төрле әкиятләргә карата рәсемнәр ясадылар.