Бакчачылык ширкәтләре территорияләрен төзекләндерү буенча комиссия белән йөреп тишерүнең нәтиҗәләре турында

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

 

Бүгенге көндә райондагы 16 авыл җирлеге территориясендә 75 бакчачылык ширкәте теркәлгән. Борды һәм Түбән Суыксу  авыл җирлекләре территорияләрендә 2  бакчачылык ширкәте таркалды.Бакчачылык ширкәтләре территорияләрен вакытында чистартып, төзекләндереп тору максатында, район хакимияте тарафыннан экология, полиция, бакчачылык ширкәтләре, район хакимияте вәкилләре һәм. авыл җирлекләре башлыклары катнашында, район хакимияте җитәкчесе карары белән махсус комиссия төзелде. 2 атна дәвамында әлеге комиссия алда санап үтелгән территорияләрне тикшерде.

Күпчелек бакчачылык ширкәтләре рәисләре әлеге мәсьәләгә җаваплы карадылар һәм үз территорияләрен тәртипкә китерделәр. Каты өслек белән капланган һәм бүлеп алынган контейнер мәйданчыкларында контейнерлар урнаштырдылар, ПЭК, «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы» ААҖ белән график буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга килешүләр төзелде. Бу “Поляна, Бытовик, Росинка, Урожай, Станкостроитель, «Санарь», «Сосновый Бор» бакчачылык ширкәтләре һ.б.

Комиссия әгъзалары бертавыштан  Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Горизонт» бакчачылык ширкәтенең эшен уңай дип бәяләделәр. Әлеге бакчачылык ширкәтендә гамәлдәге 192 участок бар. Ширкәтнең рәисе -   "КАМАЗ-Мастер" командасының элеккеге җитәкчесе Семен Якубов. «Чаллыкоммунхоз» МУП төзелгән килешүдән тыш, зур габаритлы чүпләрне чыгаруга шәхси эшмәкәр белән килешү төзелгән. Бакчачылар өчен Чулманнан су алырга, шулай ук янгын сүндерү машиналары өчен махсус баскыч һәм бетоннан керү юллары  ясалган. Бакчачылык ширкәтләре хуҗалары ныклы коймалар куялар, электр исәпләү приборларын урамдагы баганаларга күчерәләр. Бакчачылык ширкәтендә территория яктыртылган, видеокүзәтү урнаштырылган, су бирү көйләнгән.

 «Горизонт» ширкәте җитәкчесе  бакчалар арасында  смотр- бәйгеләр оештыруны тәкдим итте. Бу территорияләрне төзек һәм чиста тотуны стимуллаштыра.

Шул ук вакытта аерым җәмгыятьләрдә контейнер мәйданчыклары, контейнерлар чүп белән тулган. Ташландык участокларда, елгага төшә торган урыннарда, чокырлыкларда көнкүреш калдыклары түгелгән.  “Черемушка”, “Искра”, “Дубрава”, “Ягодка”, “Тополя”, “Чулман”, “Калинка”, “Литейщик”, “Весна-2”, “Энтузиасты”, “Колосок-2”, “Юлдуз», “Автозаводец”, “Отделочник”, “Восход” һәм “Орбита” ширкәтләре шундыйлардан.

Беренче тикшерү вакытында «Дубрава», “Калмаш”, “Чулман”, “Рассвет”, “Яблочко”, “Ромашка”, “Юлдуз”, “Автозаводец”, “Энтузиасты” бакчачылык ширкәтләрендә контейнер мәйданчыклары юк, каты көнкүреш калдыкларын һәм зур габаритлы чүпләр чыгаруга килешүләр төзелмәгән булуы ачыкланды. Экология инспекторы тарафыннан 20 беркетмә төзелгән  һәм  территорияләрне пычратучыларга 11 кисәтү җибәрелгән. Аларга карата 10 мең сумнан алып штраф санкцияләре кулланылачак.

Оешмалар өчен штрафлар 200 мең сумнан  500 мең сумга кадәр. Шулай ук материаллар экология прокуратурасына җибәрелә.

 Кабатлап тикшерү шуны күрсәтте: күпчелек бакчачылык ширкәтләре үз территорияләрен тәртипкә китерде. Әйтик, “Рассвет”, “Калинка”, “Дубрава”, “Черемушки” ширкәтләре.


 Г. Зарипов- район башлыгы ярдәмчесе 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International