Тукай районы Рәхмәт хатлары һәм математика кабинетларына сертификатлар алды.

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның “Корстон” комплексында Математика елына йомгак ясалды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Министр тантанага җыелган барлык мөгаллимнәрне 2013-2014 нче уку елы уңышлы тәмамлану, Бердәм дәүләт имтиханнары хәвеф-хәтәрсез, имин генә тапшырылу белән тәбрик итте“Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән математика буенча БДИ да 100 балл җыйган укучыларны әзерләгән укытучылар бүләкләнде, “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектының конкурс нигезендә сайлап алу лауреатлары булган математика укытучылары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде. Математика белеме үсешенә керткән өлеше һәм Математика елы чараларында актив катнашканы өчен Тукай, Бөгелмә, Арча, Саба муниципаль берәмлекләренә, Яр Чаллы һәм Казанга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм математика кабинетларына сертификатлар тапшырылды. Шундый ук сертификатларга математика буенча иң яхшы гомуми белем бирү учаклары директорлары лаек булды. 2014 нче елда математикадан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча лидерлар шулай ук математика кабинетларына сертификатлар белән бүләкләнде.Югарыда телгә алынганча, быелгы уку елында 4-7 нче сыйныф укучылары арасында да математика буенча олимпиада үткәрелгән. Әлеге ярышларның призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән укытучылар, укытуның яңа, нәтиҗәле алымнарын эшкә җиккән укытучылар, математика дәресләрендә методик эшләнмәләр республика конкурсы призерлары да игътибарсыз калмады. Алар 10 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.
  Бүләклән
үчеләр арасында Биклян , Княз мәктәпләре һәм аерым укытучылардан Бикляннән-Исмагилова Т. Т. , Княздән  -Сайфетдинова Г.В..,Хабибуллина Р.В. бар иде 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International