Яшь малларга кышын яфраказык бик үтемле һәм файдалы санала

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Яшь малларга кышын яфраказык бик үтемле һәм файдалы санала. Һәр елдагыча Сәйдәш исемендәге  хуҗалыкка мәктәп укучыларыннан тыш, район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре ярдәмгә килә.
 
– Без, унлап кеше, хуҗалыкка өч тапкыр барып, 3,7 тонна яфраказык һәм яшел үлән бәйләмнәре әзерләп кайттык. Хуҗалык белән элек-электән килә торган эшлекле мөнәсәбәт дәвам итә. Яшь бозауларны исән-сау үстерүдә безнең гамәли ярдәмебез булыр, – ди ветеринарлар төркеме җитәкчесе, лаборатория мөдире Миңнегаббас Шәехов.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International