Барыгызны да иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Яшьләр көне белән тәбрик итәм.

2014 елның 27 июне, җомга
адерле яшьләребез, егетләр, кызлар! Барыгызны да иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Яшьләр көне белән тәбрик итәм. Сез – өлкән буынның өмете, районыбыз, Ватаныбызның киләчәге. Ил куәте, аны үстерү, ныгыту – сезнең кулларда. Алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз. Шушы көннәрдә районыбызның егет-кызлары кулларына өлгергәнлек аттестатлары алды. Күпләре белемнәрен дәвам итәр, кайберләре эшкә урнашыр. Кайда гына булсагыз да, тормышта үз урыныгызны табарга тырышыгыз.

Яшьлек шуңа да яшьлек бит ул... Күз ачып йомганчы үтсә дә, һәр кеше аны гомере буе сагына, күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклый. Кызлар, егетләр, сезнең кулда бүген шушы олы бәхет. Ул эчкерсез дә, хыялый да, канатлы да... Якты бәйрәмегез күңелле үтсен. Гомерегезнең иң матур, чәчәкләргә тиң чорын мәңге истә калырлык итеп күңелле, матур үткәрегез. Барыгызга да уңышлар, күтәренке кәеф, рух ныклыгы телим.



Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Васил ХАҖИЕВ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International