Быел печән мул, шуңа да карамастан, кыш көне һәр азык үз урынын табар. Шул уңайдан, Әҗмәкәй авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре җирлек башлыгы Марат Фазылҗанов җитәкчелегендә яфрак азык әзерләргә чыктылар.
Бөтендөнья яшьләр көне уңаеннан бүген бу өмәгә яшьләр оешмасыннан да (АМОРТ) егетләр чыккан иде. Азык мул әзерләнде, кышка яшь малларга җитәрлек витамин тупланды.
Фотода: Марат Фазулзянов, Нурия Абдуллина, Кадрия Госманова, Галия Зарипова, Гөлнара Хусаинова, Гөлназ Шәйхетдинова, Ландыш Шарапова, Ильмир Агзямов, Равиль Зарипов.