26 нче июнь көнне Яңа Бүләк авылы китапханәсендә мәктәп яны лагерына йөрүче балалар б-н «Яратабыз спортны» дип аталган ярыш оештырдык. Ярыш алдыннан балалар үзләренә таныш булган спорт төрләре турында сөйләделәр. Китапханәче физкультура һәм спортның тормыштагы әһәмиятен аңлатып үтте. Соңыннан балалар төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар: кыршау б-н уеннар, туп һәм скакалка белән ярышлар оештырылды.Шулай ук домино, шашка белән дә уеннар уйнадылар.
.jpg)