“Илһам чишмәсе” яныны экскурсия

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
27 нче июнь көнне  Яңа Бүләк авылы китапханәчесе  вожатыйлар б-н берлектә мәктәп яны лагерына йөрүче  балаларны “Илһам чишмәсе”  яныны экскурсиягә алып барды. Анда балалар белән чишмәләрнең кеше тормышындагы әһәмиятен искә төшердек, чишмәләр турында шигырьләр укыдык. Соңыннан балалар б-н чишмәгә төшү юлларын, чишмә янын чистарттык. Укучылар чишмә суын эчеп, хәрәкәтле уеннар уйнап,  чишмә янында ял итеп кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International