ТР федераль миграция хезмәтенең район бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Круглое Поле, Яңа, Сосновый Бор поселокларында, Мәләкәс һәм Новотроицкое авыл җирлекләре территорияләрендә Украинаның Луганск һәм Донецк өлкәләреннән кайткан 14 качак яши. Паспорт өстәле башлыгы Любовь Колчерина белдерүенчә, алар якын туганнарында гомер кичерәләр, ә бер гаилә исә Круглое Поле поселогында үз фатирларында яши.