13 җирлегендә үзарасалым җыюга багышланган референдум узды

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
13 җирлегендә үзарасалым җыюга багышланган референдум узды. (Калган җирлекләрдә ул яңадан үтәчәк.
Ә  референдум ул, җыеп кына әйткәндә, үзарасалымны законлаштыру, бу җәһәттән, халык фикерен белү һәм теркәү чарасы. Аның бит әле шунысы да бар: халыктан җыелган акчаның 1 сумына республикадан 4 сум өстәп бирәчәкләр. Бу акчалар максатчан – җирле мәсьәләләрне хәл итүгә генә тотылырга тиеш. Халык аның ничек, нәрсәгә тотылуын белеп торырга хаклы.  Үзарасалым закон нигезендә 18 яше тулган һәркемнән җыела. Аерым категория кешеләренә – сугыш ветераннары һәм инвалидларга ташламалар каралу референдумда расланды.
 
 
13 җирлектә референдумда халыкның күпчелеге үзарасалым җыярга ризалыгын белдерде, димәк бу акчалар  җыелачак.   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International