Педагогларны якларга кирәк!

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

 

Мәктәп укытучыларын мыскыл иткән, алардан көлгән өчен укучыларны яки аларның әти-әниләрен җинаять җәзасына тартырга мөмкиннәр.
Дәүләт Думасы депутаты Виктор Шудегов шундый тәкъдим белән чыкты.
– Яшүсмерләр хәзер бик агрессив. Дәүләт педагогларның иминлеген сакларга тиеш дип саныйм, чөнки алар да, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кебек үк, ил һәм җәмгыять өчен мөһим хезмәт башкаралар, – диде ул.
Депутат мәгариф тармагы хезмәткәрен мыскыл итүне хакимият вәкилен мыскыллауга яки аңа карата көч куллануга тиңләргә тәкъдим итә.
   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International