Хакимиятнең утырышлар залында республика профсоюзлары федерациясе һәм район хакимияте хезмәт законнары, хезмәтне саклау, халыкның пенсия хокуклары турындагы көнүзәк мәсьәләләргә багышлап семинар-киңәшмә үткәрде.

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Хакимиятнең утырышлар залында республика профсоюзлары федерациясе һәм район хакимияте хезмәт законнары, хезмәтне саклау, халыкның пенсия хокуклары турындагы көнүзәк мәсьәләләргә багышлап семинар-киңәшмә үткәрде. Аның эшендә район профсоюз активы – агросәнәгать комплексы, мәгариф һәм мәктәп оешмалары профсоюз хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, торак милекчеләр ширкәте җитәкчеләре, профсоюз оешмалары җитәкчеләре һәм бухгалтерлары катнашты.

Семинар-киңәшмәне, аның бүгенге көндәге мөһимлеген ассызыклап, район Башкарма комитеты җитәкчесе Расим Асылгәрәев ачып җибәрде. Семинарда катнашучылар алдында республика профсоюзлары федерациясе эшчәнлеге һәм киләчәктәге бурычлар турында федерация рәисе урынбасары Татьяна Васильева, хезмәт законнарының гамәлдә кулланылышы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре хакында федерация бүлеге башлыгы урынбасарлары Лариса Бушмелева, Николай Клевачевларның чыгышлары тыңланды.

 

Соңыннан профсоюз оешмалары рәисләре һәм бухгалтерлары белән оешмалар эшчәнлеге, бердәм финанс сәясәте һәм бухгалтерлык хисабы турында фикер алышу булды.

 

Тукай районы профсоюзларының координация советы рәисе Гомәр Хәйруллин семинар-киңәшмәне оештыручыларга рәхмәтен әйтеп, аның профсоюзлар эшен тагын да җанландыруга, хезмәт кешесе турында кайгыртучанлыкны арттыруга зур этәргеч буласын билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International