Ике авыл җирлеге социаль проектлар конкурсында катнаша

2014 елның 11 июле, җомга
8-10 июльдә республика районнары һәм шәһәрләре арасында үткәрелә торган социаль проектлар конкурсының беренче этабы узачак. Безнең районнан да ике авыл җирлеге әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдергән иде. Теләнче Тамак авыл җирлеге янгын депосы бинасын ремонтлау, Кече Шилнә авыл җирлеге Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне реконструкцияләү өчен грант алуга дәгъва итә. Бүген алар Алабуга шәһәрендә конкурс комиссиясе игътибарына үз проектларын тәкъдим итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International