Борды авылы кызы Алина Маслова «Питрау чибәре» бәйгесендә катнашырга җыена.

2014 елның 11 июле, җомга
12 июльдә, шимбә көнне, Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме үткәрелә. Безнең районнан бу чарада «Борды» фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. Шулай ук Борды авылы кызы Алина Маслова «Питрау чибәре» бәйгесендә катнашырга җыена. Бәйрәмдә халыкка төрле гореф-гадәтләр тәкъдим ителәчәк, төрле җирләрдән килгән фольклор ансамбльләре, үзешчән артистлар чыгыш ясаячак, төрле уеннар, бәйгеләр оештырылачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International