Кичә районга РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров килде, аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөреде. Эш сәфәренең барышында ул беренче булып Бакчасарай авылында урнашкан Миңнехуҗин крестьян-фермер хуҗалыгына тукталды. «Бик яхшы хуҗа. Терлекләрне бик нык ярата. Аларны үз балаларыдай караганы күренеп тора», – дип нәтиҗә ясады министр биләмәләр белән танышып чыкканнан соң аның хуҗасы Равил Миңнехуҗин турында
Ул көнне Россиянең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров тагын «Кама» агрофирмасының орлыкчылык заводында, «Кама Бекон» җәмгыятенең сугым цехында булып, аларның эшчәнлеге белән дә танышырга өлгерде.