Аксубайда билбаулы көрәш буенча үткән Татарстан Республикасы беренчелегендә тукайлылар да сынатмады.

2014 елның 29 июле, сишәмбе
  Аксубайда билбаулы көрәш буенча үткән Татарстан Республикасы беренчелегендә тукайлылар да сынатмады. Ярышларда 1997-1999 елгы яшүсмерләр катнашты. Районыбыз данын Круглое Поле поселогы, Биклән һәм Бәтке авыллары балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады. Биклән егете Илназ Рамазанов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) үз үлчәү авырлыгында II урын яулады. Круглое Поледан Камилла Елисеева (тренеры Рафаэль Гыйззәтуллин) һәм Бикләннән Айнур Сөләйманов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) III урынга лаек булдылар, дип хәбәр итте тренер-укытучы Рафаэль Гыйззәтуллин. 
 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International