Анда үзенчәлекле гаилә бәйрәме узды

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Шушы көннәрдә Яңа поселогы мәдәният йортының кече залы кунаклар кабул итте. Анда үзенчәлекле гаилә бәйрәме узды-Сәмәкәй, Сосновый Бор, Яңа, «Татарстан» совхозы поселокларыннан әти-әниләр , туган-тумачалар , дәү әниләре белән килгән нәниләр.Аларга Ана капиталы сертификаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
  … «Балакаем, балам – йөрәк парәм» дигән юллар белән бәйрәмне милли киемнәрдән мәдәният хезмәткәрләре Чулпан Гыйниятуллина белән Нурия Абдуллина ачып җибәрделәр. Чарага   район ЗАГС мөдире Эльвира Мостафина һәм пенсия бүлеге идарәсеннән Резедә Мөхәммәтшина килгән иде. Алар бәхетле әти-әниләрне тәбрикләп  җылы теләкләрен ирештерделәр.    Әлеге яшь парларның сөенечен Әжмәкәй авыл жирлеге башлыгы урынбасары Кадрия Госманова да уртаклашты. Ул әти-әниләр һәм нәниләргә багышлап җыр башкарды һәм истәлекле бүләкләр өләште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International