«Бердәм Россия» халык җыены үткәрә

2014 елның 29 июле, сишәмбе
«Бердәм Россия» партиясе республика районнарында һәм шәһәрләрендә халык җыеннары үткәрә. Безнең районда бу чара 20 август көнне Иске Абдул җирлегендә узар дип планлаштырыла. Анда барлык авыл җирлекләреннән дә вәкилләр килер дип көтелә.
   Җыеннарның төп максаты да шул – халыкны борчыган мәсьәләләрне тыңлау, җирлекләрнең һәм гомумән Татарстанның үсеше буенча аларның фикерләрен каләмгә алу. Җыенда яңгыраган тәкъдимнәр «Бердәм Россия» партиясенең киләчәк биш елдагы эш программасына кертеләчәк. 
 
Халык җыеннары үткәрү буенча күләмле программаны гамәлгә ашыру сайлау кампаниясе барышында партиянең төп эш формасы булачак, дип белдергән иде «Бердәм Росиия» партиясенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов та журналистлар белән очрашуда. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International