Чит ил кунаклары Шилнәбаш авылының балалар бакчасы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм авыл халкы белән очрашты.

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
  Шушы көннәрдә Шилнәбаш авылына Көньяк Корея туристлары килде. Ерак җирләрдән кайткан кунаклар – табиб һәм Сеул шәһәренең ике университет укытучысының максаты – авыл халкы белән якыннанрак танышу, гореф-гадәтләрне өйрәнү, Татарстан халкы турында үзләренең университет студентларына да җиткерү.
Чит ил кунаклары Шилнәбаш авылының балалар бакчасы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм авыл халкы белән очрашты. IX сыйныф укучылары Илья һәм Никита Заикиннар кунаклар белән инглиз телендә аралаштылар. Сергей Заикин белән Владимир Филатовлар кореялыларны өйләренә чакырып, үзләренең яшәешләре белән таныштырдылар. Аннары исә чәй өстәле артында татарча һәм рус җырлары җырлап, гореф-гадәтләребез турында сөйләдек. Кунакларыбыз үзләре дә мәдәниятләре, илләре турында безгә бәйнә-бәйнә сөйләделәр, милли җырларын, биюләрен дә башкарып күрсәттеләр. 
 
Видео аша кунакларыбыз безне үзләренең яшәешләре, Көньяк Кореяның башкаласы Сеул шәһәре, аның искиткеч архитектурасы һәм матур табигате белән таныштырды. 
 
Чит ил кунаклары шулай ук Чаллы шәһәренең матур урыннары белән таныштылар, аннары исә алар башкалабыз Казанга юл тотты. Шундый ерак җирдән килгән кунаклар белән очрашу бөтен Шилнәбаш халкын сөендерде, матур тәэсир калдырды. 
 


Елена Заикина, «Тополек» балалар бакчасы тәрбиячесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International