Сәмәкәйлеләр исә әлеге изге бәйрәмне төзекләндерелгән мәчеттә каршы алды

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Атна башында районның барлык мөселман авылларында Уразаны бәйрәм итеп, гает намазы укыдылар. Сәмәкәйлеләр исә әлеге изге бәйрәмне төзекләндерелгән мәчеттә каршы алды. Авыл халкының матди ярдәме һәм кул көче белән яңа кыяфәткә кергән Аллаһ йорты узган атнаның җомгасында ук авылдашларын үз янына җыйды. Ул көнне мәчет тантаналы төстә ачылды, аннары җомга намазы укылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International