Район авылларында спорт мәйданчыклары төзү бара

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы министрлар кабинеты боерыгы нигезендә республиканың күп кенә район авылларында спорт мәйданчыклары төзү бара. Районыбызның Бәтке (1 миллион 936 мең) һәм Новотроицкое (742 мең) авылларында, шулай ук «Татарстан» совхозы поселогына (1 миллион 936 мең) быел шундый спорт мәйданчыклары эшләнәчәк. Район төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, төзелешнең подряд оешмасы итеп «Стройсфера» җәмгыяте билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International