Күңелле яши Теләнче Тамак авыл халкы

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
 Чит якларга бәхет эзләргә чыгып китмичә, туган авылларында төпләнеп калган, гаилә корып матур гомер итүче яшьләр район җирлегендә шактый. Безнең Теләнче Тамак авылында да андыйлар бар. Шундый яшьләрне берләштерү максатыннан урта мәктәп артындагы болында кызыклы кичә узды. 
Яшьләр өчен генә түгел, барлык теләнчетамаклылар һәм якын-тирәдәге күрше авыллар халкы өчен дә бу искиткеч бәйрәм булды. Концерт программасы да бик эчтәлекле иде, тамашачылар күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә килгән кунаклар җырчыларга кушылып җырладылар да, күңелле уеннарда үз көчләрен дә сынап карадылар, гомумән, рәхәтләнеп ял иттеләр. Спорт сөючеләр волейбол ярышында катнаштылар. 
 
Бәйрәм төн уртасына кадәр дәвам итте. Кичке дискотекада барча халык рәхәтләнеп биеде, күңел ачты. Күңелле кичәбез матур фейерверк белән төгәлләнде. Әлеге күркәм бәйрәмне үткәрүдә Ильяс Нуретдинов, Марат Хикмәтуллин, Айдар Латыйпов, Илдар Мөхәмәдиев, Рәмис Насыйбуллин, Ирек һәм Рөстәм Хафизовларның да тырышлыгы зур булды. Бәйрәмне үткәрүдә булышкан Айрат Хикмәтуллин, авылыбызның спорт һәм яшьләр белән эшләү үзәге җитәкчесе Рамил Закиров, мәдәният хезмәткәрләре, бәйрәмне кызыклы итеп алып баручы кызларыбыз да аерым игътибарга лаек. Алга таба да мондый кичләр күбрәк оештырылсын иде дигән теләкләр белән таралыштылар бәйрәмгә килгән кунаклар.
 


Райлә Закирова, Теләнче Тамак авылының мәдәният йорты хезмәткәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International