Җәй айлары шатлыкка, балалар чыр–чуына бай айлар. Балаларның шат авазлары, көлүләре дөньяны яктырта, яшәвебезнең ямен арттыра. 24 июль көнне дә, шундый матур көннәрнең берсе булды. Бөтендөнья татар конгрессы уздырган «Бәхетле балачак» интернет бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Безнең мәктәпнең 3 класс укучысы Муртазин Динар әлеге бәйгедә "Әдәби әсәр" номинациясендә 3 нче урын алды. Динарны җиңүе белән котлыйбыз!