Яңа уку елы алдыннан “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасы инициативасы буенча, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә. Быел җирлегебездә142 бала беренче сыйныфка бара. Шуның 99 дән артыгы – аз керемле, әти-әниләре инвалид булган, тәрбиягә алынган, имин булмаган гаиләләрдә үсә. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар да бар.
Бу укучылар башка балалар янында үзләрен ким хис итмәсен өчен, аларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү бурычы куела. Акция кысаларында шулай ук мохтаҗлык кичерүче 2-11 нче сыйныф укучыларына да ярдәм оештырыла.