Быел Татарстанда беренче сыйныфка баручы балалар һәммәсе дә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” алачак. Бу хакта бүген ТР министрлар кабинетында үткән брифингта ТР президентының социаль мәсьәләләрдә ярдәмчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.
“Мәдәният елы" кысаларында белем көнендә һәрбер беренче сыйныф укучысына “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” тапшырылачак, - диде ул. – бу әле өр-яңа акция, без аны беренче тапкыр үткәрәбез”.
Уку елы дәвамында мәктәп балалары көндәлекләрендәге мәгълүматлар аша Татарстандагы мәдәни объектлар белән танышачаклар, мәдәният учреждениеләрендә булулары турында тәэсирләрен язып барачаклар. Уку елы ахырында тутырылган көндәлекләр конкурска җибәреләчәк, җиңүчеләрне бүләкләр көтә.