Биклән авылында яшәүче Хәсәншина Мәсрүрә Багданур кызын районы башлыгы урынбасары Әхмәтова Л. Х. 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады. Ул ветеранга РФ президентының һәм район башлыгының котлау открыткаларын, истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Файзуллина Асия апа, шулай ук Мәсрүрә әбигә исәнлек,тыныч картлык, иң изге теләкләр җиткерде.