Безнең райондагы 35 китапханәнең бүген барысы да компьютерлаштырылды

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Республика районнарында күпфункцияле мәдәният үзәкләре төзү буенча махсус программа эшли. Әлеге биналарда авыл китапханәләре дә урнаша. «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән әлеге проект кысаларында китапханәләр дә заманча җиһазлар белән баетыла. Безнең райондагы 35 китапханәнең бүген барысы да компьютерлаштырылды, 29ында интернетка чыгу мөмкинлеге бар, агымдагы елның өченче кварталында тагын 4 китапханәне интернет челтәренә тоташтыру планлаштырыла. Бүген район китапханәләренә яңа җиһазлар кайтару буенча да эш актив бара, күпфункцияле үзәкләр төзелгән җирлекләрдә исә республика программасы исәбеннән мебель тулысынча диярлек яңартыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International