Авыл яшьләре, мәдәният хезмәткәрләре түгәрәк өстәл артында ришвәтчелек турында сөйләштеләр.

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Район хакимиятенең утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Робис Гатиятуллин, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев җитәкчелегендә авыл яшьләре, мәдәният хезмәткәрләре түгәрәк өстәл артында ришвәтчелек турында сөйләштеләр. 
Чара ахырында республикакүләм акциядә катнашкан һәрбер кешегә махсус «Чиста куллар – чиста намус» дип язылган сабын, «Яшьләр коррупциягә каршы» символикасы белән ручкалар, «Ришвәт бирмим» һәм «Ришвәт алмыйм» дигән листовкалар һәм календарьлар таратылды. Чарага җыелган яшьләргә үз авылларында да шундый түгәрәк өстәлләр оештырып, сөйләгәннәрне яшьләргә җиткерергә, фикер алышулар уздырырга кушылды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International