Айназ Әхмәтҗанова(Биклән авылы) «Сәләт-Раушан» лагерендә булып кайтты

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

Айназ Әхмәтҗанова(Биклән авылы) «Сәләт-Раушан» лагерендә булып кайтты. Лагерьнең бер көне....

Яңа көн… Яңа шатлыклар… Яңа кичерешләр… Әлеге иртә әйдаманнарның безгә сап-сары «Сәләт-Раушан 2014» футболкалары өләшүдән башланып китте. Кичен смена ачылу тантанасында без, 222 сәләтле яшүсмер кояштай сары футболкалардан, күк төсендәге футболкалардан булган әйдаманнар белән бергә танатана урынында җыйналдык. Ниһаять, тантана башланды. «Сәләт-Раушан 2014» аланы директоры Айгөл апа Габдрахманова кичәне башлап, «Сәләт» оешмасы җитәкчесе Әдип Әлмиргә (Җәүдәт Сөләйманов) сүз бирде. Әдип Әлмир барыбызны да әлеге җирдә басып торуыбыз белән котлады, «Сәләт», «Сәләт-Раушан» әләмнәрен күтә­реп, сменаны ачып җибәрде.

 «Сәләт-Раушан»да үткән һәр минут минем йөрәктә мәңгелек урын алып, кабатланмас кичерешләр бүләк итте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International