"Гиндукуш" музеенда "Онытылган сугыш"исеме астында беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулуга багышланган музей дәресе үтте

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

1август көнне "Гиндукуш" музеенда "Онытылган сугыш"исеме астында беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулуга багышланган музей дәресе үтте.  Анда кунак булып әтисе шушы сугышта катнашып, авылга яраланып кайткан Зөфәр абый да чакырылган иде. Ул әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук авылыбыздан китеп шушы сугышта катнашкан якташлар турында сөйләде. Алар арасында 2  Георгиевский крест ордены кавалерлары да бар.Шулай ук балалар музейда сакланучы шул сугышта кулланылган "винтовка Мосина" һәм револьверны зур кызыксыну белән карадылар.   Балаларга патриотик тәрбия бирүдә бу дәреснең әһәмияте зур булды.

Резеда Якупова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International