Тукай районы басуларында урып-җыю эшләре кызу темплар белән бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, уртача уңыш бер гектарга 23,2 центнер туры килә. Барлык мәйданның 15 процентында иген уңышы җыеп алынды.