4 августан районның белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлекләре тикшерелә башланды

2014 елның 5 августы, сишәмбе
4 августан  районның белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлекләре тикшерелә башланды.
Районның мәгариф, Роспотребнадзор, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белгечләреннән торган комиссия –янгынга каршы сигнализациядән алып, видеокүзәтү, эвакуацияләү юлларын, җиһазландырылган ашханәләрне, җылы санитария узелларына кадәр тикшерәләр. Тикшерүчеләр мәктәптә балаларга уңайлы һәм имин булырга тиеш дигән кагыйдәгә таянып эш итәләр. Тикшерү нәтиҗәлшре буенча алдынгы мәктәпләр һәм балалар бакчалары билгеле булды, аларның исемнәре август аенда укытучылар конференциясендә аталачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International