Россиянең Финанслар министрлыгы ана капиталын үзгәртеп корырга уйлый

2014 елның 8 августы, җомга

Россиянең Финанслар министрлыгы ана капиталын үзгәртеп корырга уйлый. Баштарак аны бөтенләй бетерергә булдылар, тик бу карар каршылыклар тудырды. Хәзер Финанслар министрлыгы яңа тәкъдим ясады: ана капиталын аз керемле гаиләләргә генә бирергә, чөнки алар аннан башка балаларын тәрбияли алмыйлар.

Тик бу тәкъдим шулай ук катгый каршы алынды. Ана капиталының асылы – мохтаҗларга түгел, аналарга ярдәм итү. 

2014 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы 5 процентка артачак һәм 429 мең сум тәшкил итәчәк. Ана капиталын бизнес ачуга тоту варианты да карала.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International