Минталип Миңнеханов фермерлыкны үстерүгә кагылышлы тәкъдим-теләкләрен җиткерде:

2014 елның 12 августы, сишәмбе
Районның фермерлар ассоциациясе рәисе, фермер Минталип Миңнеханов узган якшәмбедә Татарстан Республикасы фермерлары һәм эшмәкәрләренең Мөслим районында үткән III республикакүләм Сабан туенда булып кайтты.  . Минталип Миңнеханов фермерлыкны үстерүгә кагылышлы тәкъдим-теләкләрен җиткерде. Әйтик, фермерларда эшләүче кадрларны, башлыча механизаторларны укыту, квалификацияләрен күтәрү, фермерлар, шәхси хуҗалык тотучыларга игътибарны арттыру, аларның уңышларын тиешенчә бәяләү, грантлар мәсьәләсен күтәреп чыкты. Пленар өлештән соң кунаклар Мөслимнең Сабан туе паркында бәйрәм итте. Биредә алар бәйрәм концерты карады, милли уеннарда катнаша алды. Күбесе әлеге чарада фикердәшләре белән аралашып, яңа танышлар булдырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International