Үзйөрешле машиналар һәм башка техниканың техник торышына техник күзәтчелек идарәсе башлыгы кабул итә

2014 елның 15 августы, җомга
21 августта Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка техниканың техник торышына техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Рәгыйп улы Зыятдинов район халкын кабул итә. Тракторларны, юл төзү машиналарын, квадроциклларны, башка төр үзйөрешле техниканы теркәү, тракторчы-машинист таныклыгын алу-алыштыру вакытында сораулары, кыен хәлгә калучылар идарә җитәкчесенә турыдан-туры мөрәҗәгать итә алалар. Кабул итү иртәнге 10.00нан көндезге 13.00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты 46 йорт (район хакимияте бинасы) адресы буенча, 224 бүлмәдә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International