Соңгы бер айда «Халык контроле» интернет порталына тукайлылардан җиде мөрәҗәгать кергән

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
Соңгы бер айда «Халык контроле» интернет порталына тукайлылардан җиде мөрәҗәгать кергән. Июль уртасында язган хәбәрче Яр Чаллы – Сарман трассасында ремонтның бик акрын баруыннан ризасызлыгын белдергән. Кече Шилнә авыл җирлегенә караган территориядәге чүплекләрдән зарланып рәттән өч мөрәҗәгать кергән. Әлеге хатлардан соң ике чүплек җыештырылган, өченчесе планга кертелгән. Бер кулланучы Нефтебазага барганда юлны төзекләндергәннән соң куелган юл билгеләрен үзгәртүне тәкъдим иткән. Әлеге мөрәҗәгать янына бүген «карауда» дигән билге куелган. Әлеге порталның даими кулланучысы Игорь О. ял итүчеләрдән соң өелеп чүп калуына борчуын белдергән һәм шул урыннан фото юллаган. «Халык контроле»ндә безнең район буенча бүгенгә соңгы мөрәҗәгать Кече Шилнәдә авыл урамында шлагбаум торуы хакында. Кулланучы аның законлы куелмавын, авыл җирлегенең бу җәһәттән чара күрүен сорый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International