1 сентябрьдән Татарстан белем бирү йортларында «Мәктәп эко-патруле» конкурсы старт ала. Проектны Сабада үткән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсендә тәкъдим иткәннәр иде.
Чараның максаты – республика мәктәп укучыларын санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә тарту. Конкурс кысаларында кесә телефоны булган һәр укучы укудан тыш вакытта рөхсәтсез чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә алачак. Биредә һәр укучы, мәктәп һәм муниципалитет буенча статистика формалаштырылачак.