Ә калган дәреслекләрне нәшрият 2015 елның 1 гыйнварыннан әзерләргә тиеш булачак. Мәктәпләргә электрон дәреслекләр кертү матди яктан да әллә ни авырлык тудырмас дип ышандыра җитәкчеләр: сыйныфларда компьютерлар бар, республикага китаплар әлегә бушлай бирелә.
Татарстан Мәгълүмати технологияләр үзәгенең башкарма директоры Татьяна Камалетдинова әйтүенчә, әлеге проектка Татарстанның биш мәктәбе беренчеләрдән булып кушылган: Мамадыштагы һәм Буадагы 2нче лицейлар, Чаллыдагы 56нчы, Әлмәттәге 16нчы мәктәпләр һәм Казандагы 102нче гимназия. Берничә ел элек – «Intel мәктәпләре» проекты кысаларында бу мәктәпләргә күпләп компьютер техникасы кайтартылган булган. Анда укучылар, укытучылар да мультимедиа дәреслекләр белән эшләячәк. Әлеге уку йортларында бер укучыга бер компьютер туры килсә, Татарстанның 47 мәктәбендә электрон дәреслекләрне «Татарстанның электрон мәгарифе» порталы аша бары укытучылар гына кулланачак. Чөнки укучыларга компьютерлар җитми.
Республика хәзергә «Дрофа» нәшрияты белән хезмәттәшлек итә. Быел тәҗрибәдә катнаша торган дәреслекләр дә әлеге нәшрияттә әзерләнгән.
–Татарстанда тәҗрибәдә катнашачак электрон китаплар кулланучылар өчен җайлы булырга тиеш дигән максат куелды. Шулай ук нәшрияткә дә таләпләр зур – китаплар Россия Фән һәм мәгариф министрлыгы экспертизасының биш баскычын үтәргә тиеш. Безнең республика бу проектта катнашырга әзер. Бездә мультимедиа җайланмалар, интернет бар, укучылар китаплар белән дәрестән тыш өйләрендә дә шөгыльләнә алачак, – ди Татьяна ханым.
«Татармультфильм» нәшрияте исә 1‑4 нче сыйныфлар өчен татар теленнән электрон дәреслекләр булдырырга җыена. 8‑9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән китапның версткасы әзер дә икән инде. Киләсе елдан ул Россия Фән һәм мәгариф министрлыгы иләге аша узачак.