ТР Дәүләт Советына сайланучыларга Агитация кампанияләре 16нчы август көнне башланып китте

2014 елның 19 августы, сишәмбе
ТР Дәүләт Советына сайланучыларга  Агитация кампанияләре  16нчы август көнне башланып китте..“Татарстан” ДТРК генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов хәбәр иткәнчә, әлеге мәгълүмат чарасы берничә мәйданда агитация эшләре алып барачак. Бу — “Татарстан” радиосы, “Россия-24” һәм “Россия-1” телеканаллары. Радио һәм “Россия-1” телеканалында бушлай эфир вакыты 570әр минут, ә “Россия-24” телеканалында исә 306 минутны тәшкил итә. Бу вакыт аралыгын һәм агитация чыгышларын кайчан, кайсы вакытта халыкка җиткерүне закон чыгару органнары билгели. Әлеге эфир вакытының яртысы — партия, ә яртысы бер мандатлы округлардан сайланучы кандидатларга бүлеп бирелә. “Россия-1” телеканалында иртәнге 9 дан 10 га, “Россия-24” телеканалында иртәнге 10 нан 11гә, ә “ Татарстан” радиосында исә 13.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр бушлай эфир вакыты бүленә.“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе һәм “Болгар” радиосы да кандидатларга бушлай эфир вакыты бүлеп бирәчәк. Кандидатлар бу эфир вакытын берничә өлешкә бүлеп кулланачак. Партияләр атнаның сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә, ә бер мандатлы округтан булган кандидатлар исә дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә бушлай эфир вакытыннан файдалана алачагы хакында әйтеп китте “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе”нең коммерция буенча директоры Марина Коновалова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International