Кичә «Болгар» тарихи-архитектура музей-тыюлыгының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен рәсми рәвештә раслаучы сертификат тапшырылды. Тантаналы чара М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. рәсми затлар катнашты. Чара театральәштерелгән тамаша белән башланып китте. Шуннан соң сәхнә түренә Рөстәм Миңнеханов һәм Ирина Бокова күтәрелде. "Миңа сезнең искиткеч шәһәрегездә булу бик рәхәт, - диде И.Бокова һәм танылган язучы Герценның Казан шәһәре турында язып калдырган сүзләрен дәлил итеп китерде. - Без бүген "Болгар" тарихи-архитектура музей-тыюлыгын ЮНЕСКО исемлегенә кертү уңаеннан җыелдык. Озак еллар дәвамында Россия Федерациясе һәм ЮНЕСКО арасында ныклы элемтә урнашты. Бу элемтә ил эшчәнлеге өчен бик мөһим. Болгар - толерантлык һәм төрле дини оешмаларның бердәмлеге билгесе булып тора. Бу - 922 нче елда ислам динен кабул итү символы. Ул бүген дә мәдәниятләр һәм диннәр очрашкан нокта һәм мөһим урын, - диде ЮНЕСКО җитәкчесе "Болгар" тарихи-архитектура музей-тыюлыгының мөһим һәм кыйммәтле объект булуын искәртеп. - Минем уйлавымча, сезнең бу тарихи урыныгыз дини, тарихи, мәдәни байлыкны саклаучы, ныгытучы объект булып тора. "Болгар"ның ЮНЕСКОга кертелүе - бу әле азак түгел, ә юлның башы гына", - диде генераль директор үзенең чыгышында. Татарстан җитәкчеләрен, татарстанлыларны бу вакыйга белән котлап, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова "Болгар" тарихи архитектура музей-тыюлыгының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен рәсми рәвештә раслаучы сертификатны ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу вакыйганың республика өчен мөһим булуын ассызыклады. " Болгар" тарихи-архитектура музей-тыюлыгы ЮНЕСКО исемлегенә 1002 нче объект булып кертелде. Без бу җиңүгә озак бардык. Беренче тапкыр "Болгар" ЮНЕСКОга кертелүгә 2000 нче елда тәкъдим ителгән иде. "Яңарыш" фонды барлыкка китерелгәннән соң Борынгы Болгар бик тиз арада үзгәрде,төзеклндерелде" , - дии искәртте һәм Болгарда барлыкка килгән яңа объектларны санап үтте. Президент шулай ук, бу вакыйганың Татарстан, Россия халыкара белгечләрнең тырышып эшләү нәтиҗәсе икәнен дә ассызыклап үтте һәм республикада туристлыкны тагын да үстерергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКОның яңа объектын тиешле дәрәҗәдә сакларга вәгъдә бирде һәм Казан Кремлене тиешле дәрәҗәдә, барлык таләпләргә туры китерелеп саклануын мисалга китерде. Чыгышының ахырында ул Ирина Боковага чәчәк бйләме бүләк итте. Президент Р.Миңнеханов ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиевкә, татарстанлыларга һәм бу эшкә үзенең өлешен кертүчеләргә рәхмәтен җиткерде.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә үз чыгышанда бүгенге чараның Россия һәм Татарстан мәдәниятендә мөһим булуын ассызыклады. Болгар һәм Зөя шәһәрләрен торгызу эшләре, чыннан да, борынгы Болгарның бу исемлеккә керүе безнең мәдәни үсеше өчен мөһим. Бу исемлеккә лаек булу матди мөмкинлекләрне генә түгел, ә халкыбызның рухи җитлегүе чагылышы да. ЮНЕСКО тамгасы үз тарихын бәяләүче, саклаучы, ихтирам итүче, аның кадерен белүче үрнәк халык булуыбызны күрсәтеп торачак", - диде ул һәм Габдулла Тукайның татарлар, болгарлар хакында язган шигырен укып китте.
Әлеге тантана театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Сертификат тапшыру чарасын Татарстан Республикасы Хакимияте порталында онлайн режимда карау мөмкин иде.